Бүген Түбән Каманың “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә “Минем өчен дуслык нәрсә ул?” дигән мөнәсәбәтле көч куллану очракларын профилактикалауга юнәлтелгән чара узды. Әлеге дәрестә 13 бала катнашты.
Үзәк белгече әдәбиятта кулланылган мисалларга басым ясап балаларга чын дуслык төшенчәсенең мәгънәсен аңлатты.
Соңыннан балалар бергә "Дуслык агачы" ясадылар, агачта барлык катнашучыларның исемнәрен дә язып куйдылар.