Тукай районы "Шәфкать" үзәге тәрбияләнүчеләре иҗат фестивалендә катнаштылар

2015 елның 12 мае, сишәмбе
    Бүген Әлмәттә  мөмкинлекләре чикле балалар өчен булган «Парус надежды» дип исемләнгән I  Региональ иҗат фестивале узды. Чара Җиңүнең 70 еллыгы һәм  балалар мәнфәгате өчен эш итү Республика стратегияләре кысаларында үткәрелде.
    Фестивальдә республиканың Әлмәт, Зәй, Тукай районнары вәкилләре катнашты. Тукай районы сәхнәдә 13 чыгыш һәм 11 сәнгать эше күрсәтте. Катнашучыларның күпчелеге Теләнче Тамак коррекция интернат-мәктәбе тәрбияләнүчеләре иде. Делегацияне Тукай районы "Шәфкать" халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге, районның мәдәният, мәгариф бүлекләре белгечләре озатып барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International