Хисап атнасында республика предприятиеләрендә 17 кеше зыян күргән

2014 елның 24 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә.

Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына  караганда, 17 нче ноябрьдән  21 нә чаклы 2 үлем белән тәмамланган, 2 төркемле һәм 6 авыр  бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

Беренче үлем очрагы 19 көнне Түбән Каманың “Керамзит-НК” предприятиесендә теркәлгән.  Конвейер тасмасы барабанын чистарткан чакта массалар әзерләүче хәрәкәчән тасма һәм барабан арасына кереп китә.

Шул ук көнне икенче үлем очрагы да теркәлгән. “Бизнес-центр-Аромат” ҖЧҖ хезмәткәре буш тимер юл цистернасына менгән чакта аска пандуска егылып төшә һәм үлә.

Узган атнада шулай ук 6 авыр бәхетсезлек очрагы да теркәлгән. 14 нче ноябрь көнне “Федерал Могул Яр Чаллы” ҖЧҖ хезмәткәре зыян күрә. Проиводство цехының икенче ярусында төзекләндерү эшләре алып барган чакта  эшче биектән егелып төшә һәм баш, аркасын нык җәрәхәтли.

17 нче ноябрьдә икенче авыр бәхетсезлек очрагы теркәлгән.  «Администрация «Камводпуть» Яр Чаллы”  учреждениесендә вакытлыча тимер баскычны монтажлаган чакта баскыч капкага ава. Капка янында бу вакытта предприятиенең баш механигы була. Анда уң як күз алмасы тышчасының ябык сынуы теркәлә.

Өченче очрак Алабуга “Интерскол-Алабуга” ЯАҖдә  була. 17 ноябрь көнне электр җиһазлары җыю участогының  иртәнге     киңәшмәсе вакытында  слесарь үзен начар хис итә һәм егылып, башын идәнгә  бәрә.

18 көнне электр арбасында йөк күчергән чакта  аппаратчы электр йөк төягеч һәм электр арбасы арасында аягын кыстыра. Нәтиҗәдә, «П-Д Татнефть-Алабуга Стекловолокно» ҖЧҖдә эшләүче бот сөяген сындыра.

Чираттагы авыр бәхетсезлек очрагы 20 нче ноябрь көнне булган. Алабуганың “Татэлектромонтаж” ААҖ электромонтажнигының йөзе пешә.

Алтынчы очрак “Компания Виктория” ҖЧҖ хезмәткәре белән була.  Цех диварларын штукатуркалаган чакта хезмәткәр баскычтан егылып төшә, нәтиҗәдә, баш миен җәрәхәтли.

 12 һәм 20 нче ноябрь көннәрендә ике төркемле бәхетсезлек очрагы теркәлә. Әлмәт шәһәрендә кәрәзле телефон салоныннан ревизиядән чыккан чакта ике бухгалтер-ревизор  катнашында юл-транспорт һәлакәте була.

20 нче ноябрьдә  хезмәткәрләрне сменага китергән чакта  ЧОП-Нижнекамскнефтехим ҖЧҖе хезмәткәрләре утырган автомобиль әйләнеп каплана.  Җиде кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алганнар.

Хәзерге вакытта барлык очраклар буенча да тикшерү бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International