Кичә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм медик-социаль экспертиза учреждениесе каршындагы Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының һәм иҗтимагый советларның социаль мәсьәләләр һәм сәламәтлек саклау комиссиясе вәкилләренең эш сәфәре булды.
Чараның максаты - тернәкләндерү хезмәтләре күрсәтүнең нәтиҗәлелеген өйрәнү, өч яшькә кадәр балаларга иртә ярдәм күрсәтүне оештыру, шулай ук инвалидлык белән гражданнарны комплекслы озата бару системасы иде. Белгечләр шул хакта фикер алышты.