Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры инвалидларны эшкә урнаштыруга багышланган киңәшмәдә катнашкан

2014 елның 21 августы, пәнҗешәмбе
Бүген Әлмәттә инвалидларны квота хисабына резервланган эш урыннарына эшкә урнаштыру буенча киңәшмә уздырылган. Әлеге чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең сәламәтлек саклау һәм социаль яклау буенча урынбасары Равил Хәйруллин, Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вәкилләре, эш бирүчеләр ММЧ вәкилләре катнашкан. 
Агымдагы елда квота 69 инвалидны эшкә урнаштыру исәбеннән 21 предприятиегә бирелгән. Бүгенге көндә 31 инвалид эшкә урнашкан. 6 эш урыны аларны эшкә алу өчен резервланган, 3 кеше эшли башлаган. Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Минсәгыйть Насертдинов сүзләренә караганда, үзәктә эшсез сыйфатында 113 инвалид исәптә тора, шуларның 46 сы - хатын-кызлар. 
Якын арада инвалидны эшкә алу өчен тоткан чыгымнарны капларга дип эш бирүчеләргә бирелә торган сумма 100 мең сумга кадәр артачак. Хәзерге вакытта бу сумма 69 меңне тәшкил итә.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International