Нижнекамск районының «Балкыш» балалар һәм үсмерләр өчен социаль приютының өлкән төркем тәрбияләнүчеләре «Игелекле йөрәкләр» махсус хәрби операциясе сугышчыларына ярдәм үзәгенә килделәр.
Үсмерләр уртак эшкә үз өлешләрен кертү өчен «леший» костюмы бәйләүдә катнашырга карар иттеләр. Мондый маскировкалы костюм урын белән бергә кереп китә һәм снайпер яки тикшерүчене дошман өчен күренмәс итә.
«МХО суышчыларына ярдәм итү үзәгенә килү балалар өчен патриотизм күрсәтү һәм үз өлешен кертү мөмкинлеге генә түгел, ә үзара ярдәм һәм яклау кирәклеге турында dəрес булды», — ди тәрбияче Юлия Ситдикова.