«Сәламәт бул — уңышлы бул» программасы кысаларында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Инзилә Шакирова үзәк район хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме бүлегенә экскурсия оештырды.
Яшь социаль хезмәт күрсәтү алучылар заманча җиһазларны һәм сырхалеү машинасының эчке корылмасын карап чыктылар, шулай ук беренче ярдәм күрсәтү ысулларын практикада үйрәнделәр. Балалар сырхалеү бригадалары килгәнче дөрес эшләргә кирәклеген белделәр.