МХО катнашучысы социаль контракт ярдәмендә үз бизнесын үстерә алган

2026 елның 4 марты, чәршәмбе

2025 елның октябрендә махсус хәрби операциядә катнашучы Чүпрәле районыннан Александр Шленский социаль яклау бүлегенә транспорт чараларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча үз эшен үстерүгә ярдәм алу нияте белән мөрәҗәгать иткән.

Бизнес-планны уңышлы яклаганнан соң, Александр 350 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алган. Бу акчаларга эшмәкәр кирәкле җиһазлар һәм чыгым материаллары сатып алган. Элек хобби булган эш дәүләт ярдәме белән тулы бер бизнеска әверелгән, ул гаиләнең финанс иминлегенә уңай йогынты ясаган.

Социаль контракт – «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган ярлылыкны киметүнең төп инструментларының берсе. Ул кешегә авыр тормыш вәзгыятен җиңәргә ярдәм итү генә түгел, ә тотрыклы керем чыганагы булдыруга да юнәлдерелгән.

2025 елда Чүпрәле районында барлыгы 48 социаль контракт төзелгән, шуларның 11 эшкуарлык эшчәнлеген алып баруга һәм үзмәшгульлекне гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International