Премия, белем бирү инициативаларын, остазлык программаларын, яшь белгечләргә ярдәм итүне һәм төбәк кадрлар үзәкләрен үстерүне үз эченә алган экосистеманың бер өлеше буларак, Россия Федерациясендә уңышлы практикаларны алга җибәрүгә һәм остазлык институтын үстерүгә юнәлдерелгән.
Премия иң яхшы профессионалларны: эшчеләрне, инженерларны, табибларны, укытучыларны һәм эшмәкәрләрне билгеләп үтәргә тиеш.
Җиңүчеләрне сайлап алу түбәндәге номинацияләр буенча узачак:
«Технологик лидер»;
«Иң яхшы остаз»;
«Яшь белгеч»;
«Гаилә хезмәт династияләре»;
«Ветераннар советы»;
«Хезмәт патриотик тәрбиясе».
«Хезмәт кешесе» милли премиясе өч этапта узачак. Региональ этап заявкалары 17 июльгә кадәр chelovek_truda@rambler.ru электрон почтасына кабул ителә.
едераль этапта җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Мәскәүдә яки Мәскәү өлкәсендә 2026 елның 15 декабреннән дә соңга калмыйча узачак. Премия лауреатлары кыйммәтле бүләкләр һәм истәлекле билгеләр алачак.