Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында җәйге каникул вакытында танып-белү дәресләре үткәрелә. Тәрбияче Анжелика Пушкова иҗади мастер-класслар оештыра, анда балалар кулай материаллар: төсле кәгазь, картон, пластилин белән эшлиләр.
Соңгы дәресләрнең берсендә урта төркемдә тәрбияләнүчеләр кәгазь тастымаллар кулланып торцевать итү техникасын үзләштерделәр. Иҗади дәресләр сәнгати күнекмәләрне, төрле материаллар белән эшли белүне үстерүгә ярдәм итә, шулай ук балаларның үз-үзләрен белдерү өчен шартлар тудыра.