Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә өлкән төркем балалары өчен «Сугышта пешекче генералдан мөһимрәк...» дигән танып-белү дәресе үткәрелде.
Укытучы-дефектолог Инна Нурмиева укучыларны хәрби пешекче һөнәре һәм аның армиядәге роле белән таныштырды.
«Мондый тематик чараларда катнашу илнең героик үткәне, сугыш вакытында хезмәт һәм бердәмлек кыйммәте турында беренчел күзаллаулар формалаштырырга ярдәм итә. Кулай гамәлләр һәм сенсор тәҗрибә аша балаларда танып белү сәләте һәм эмоциональ ярдәмчеллек үсә. Төп нәтиҗә – теләсә нинди һөнәрнең мөһим була алуын, гомуми җиңүгә керткән өлешнең бәяләп бетергесез булуын аңлау», – дип нәтиҗә ясады педагог.