Социаль контракт профессиональ үсеш өчен яңа мөмкинлекләр ача

2026 елның 2 марты, дүшәмбе

Социаль контракт ярдәмендә Бөгелмәдән махсус хәрби операциядә катнашучының хатыны косметика җитештерүен башлап җибәргән. Узган елның язында Альбина Шакирова косметик чаралар җитештерү өлкәсендә шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеген оештыруга социаль контракт төзи. Бер ел эчендә яшь әни җитештерүне җайга сала, һәм аның продукциясе инде популярлык яулаган.

Бу тарих – «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган социаль контрактларның татарстанлыларга өстәмә керем алырга гына түгел, ә һөнәри үсеш һәм үз-үзеңне тормышка ашыру өчен яңа мөмкинлекләр ачарга да ярдәм итүе үрнәге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International