Биектау районында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны туган көне белән котлыйлар

2026 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе

Мөмкинлекләре чикләнгән балалар аерым ярдәмгә һәм игътибарга мохтаҗ. Аларның туган көннәре аеруча әһәмиятле вакыйгаларга әверелә, алар үзләрен аеруча кирәкле кешеләр итеп тоя ала.

«Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм» региональ чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Алина Гыйззәтуллина, Светлана Хәерова Алат авылыннан Челәбиевлар гаиләсе янына бардылар. Анда Мөхәммәткә 17 яшь тулу уңаеннан бүләкләр тапшырдылар.

Хәйриячеләр «Өмет нуры» АКБХО, «Бердәм Россия» партиясе иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International