Министрлык мини-футбол буенча турнир үткәрә

2026 елның 22 апреле, чәршәмбе

Мини-футболны популярлаштыру һәм актив яшәү рәвешен пропагандалау максатларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2026 елның июнендә социаль хезмәт күрсәтү йортларының социаль хезмәт алучылары командалары арасында мини-футбол буенча ачык турнир үткәрәчәк.

Команда составы – 18 яшьтән өлкәнрәк социаль хезмәт алучылар арасыннан 7 кеше.

Катнашуга гаризалар 2026 елның 26 маена кадәр кабул ителә.

Турнирны оештыру мәсьәләләре буенча консультацияләрне 8 (843) 598-31-96 (өстәмә 737) телефоны яки Казан шәһәре, Петербург ур., 40 йорт адресы буенча алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International