«Шатлык» үзәгенең социаль хезмәтләр алучысы конкурста җиңде

2025 елның 5 сентябре, җомга

5 сентябрьдә ТР Иҗтимагый палатасында яшь экскурсоводларның «Мәрхәмәт маршрутлары» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

«Монда игелек яши» номинациясендә Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләр алучысы Егор Алдошин җиңүче булды. Ул беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

Конкурста җиңүчеләрне бүләкләүдә «Гвардия» эзләү отряды җитәкчесе, Зәй шәһәренең сугышчан дан музеена нигез салучы, остаз, волонтер һәм активист Виктор Никифоров катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International