Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне уңаеннан Биектау районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең гаилә белән эшләү буенча белгечләре Гөлнара Фәйзиева һәм Алия Нигъмәтҗанова балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән террорчылыкны һәм экстремизмны кисәтүгә юнәлдерелгән дәрес үткәрделәр.
Балалар «Без террорчылыкка каршы» дигән плакат ясадылар, ул көннәрдәге вакыйгалар турында сөйләштеләр, шулай ук гадәттән тыш хәлләр һәм тормыш өчен куркыныч янаганда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында фикер алыштылар. Катнашучылар психоэмоциональ киеренкелекне һәм борчылуны бетерү күнегүләрен башкардылар, үз-үзеңә ярдәм итү һәм психологик ярдәм күрсәтү күнекмәләрен ныгыттылар.