Югары Ослан районында Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне кысаларында чара узды

2025 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе

3 нче социаль участокта балигъ булмаганнар өчен «Һәрвакыт истә тотачакбыз» дигән мөһим чара үткәрелде. Ул Печище мәктәбе, мәдәният йорты һәм китапханә белән берлектә оештырылган.

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре сентябрьнең кайгы-хәсрәткә әйләнгән коточкыч көннәре турында сөйләделәр. Балалар белән бергә «Фәрештәләр шәһәре» фильмын карадылар һәм фикер алыштылар. Һәркем гади, әмма тормыш өчен мөһим куркынычсызлык кагыйдәләре белән белешмәлек алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International