Минзәләнең социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә террорчылыкка каршы айлык кысаларында чара узды

2025 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе

Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар белән «Без террорчылыкка һәм экстремизмга каршы» дигән лекция-әңгәмә уздырды һәм стенд ясадылар.

Психолог Ольга Газетдинова балаларга соңгы еллардагы зур фаҗигаләр, шулай ук утлы биналардан кешеләрне чыгарырга ярдәм иткән геройлар турында сөйләде. Шулай ук теракт вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International