Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көнендә Арча үзәк китапханәсендә «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече катнашында яшүсмерләр өчен чара узды.
Китапханә белгечләре балаларны куркынычны аңларга, уяу булырга өйрәттеләр һәм гадәттән тыш хәлләр очрагында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар. Социаль эш буенча белгеч тренингы яшүсмерләргә психологик ярдәмнең берничә төрен үзләштерергә ярдәм итте. Эмпатия һәм башкаларга ярдәм күрсәтү сәләте үсмерләргә кеше хезмәттәшлегенең кыйммәтен һәм социаль даирәнең мөһимлеген аңларга ярдәм итте.