3 сентябрьдә Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә террорчылыкка каршы айлык кысаларында «Дуслык тәме» кулинария мастер-классы узды.
Чара барышында балалар Татарстан Республикасы территориясендә 100 дән артык милләтнең тыныч яшәвен белделәр. Шуннан соң алар, төрле кулинария әйберләренең нечкәлекләрен һәм үзенчәлекләрен өйрәнеп, милли ризыклар әзерләү процессына актив кушылдылар.
Мондый чара аш-су әзерләү күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итеп кенә калмый, үзәктә тәрбияләнүчеләр арасында дуслыкны һәм теләктәшлекне дә ныгыта.