3 сентябрьдә Алексеевск районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приютында тәрбияче Татьяна Безроднова «Без Бесланны хәтерлибез» чарасы уздырды. «Террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау» программасы буенча чарада тугыз тәрбияләнүче катнашты.
Балалар презентация карадылар һәм 2004 елның сентябрендә Бесланда булган вакыйгалар турында белделәр. Шулай ук террорчылыкка бәйле экстремаль һәм куркыныч ситуацияләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар.
Һәлак булучылар истәлегенә шәмнәр кабызылды, теракт корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар.