Лениногорскида Бесландагы фаҗигагә багышланган акция узды

2025 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе

3 сентябрьдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Ләйсән Хәйруллина шәһәр халкы өчен «Беслан – бөтен планетаның авыртуы һәм кайгысы» акциясе үткәрде.

Чара террорчылык идеологиясенә каршы торуга юнәлдерелгән. Акция террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлекнең мөһимлеген искә төшерде.

Чарада катнашучылар шәмнәр кабызды һәм шуның белән террорчылык корбаннарын искә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International