Россиядә ел саен 3 сентябрьдә Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Бу көн ил тарихында иң фаҗигале вакыйгаларның берсе – 2004 елда Беслан шәһәрендә булган террорчылык акты белән бәйле.
Министрлык карамагындагы социаль яклау учреждениеләрендә бу дата уңаеннан төрле чаралар, акцияләр, агарту һәм профилактик әңгәмәләр һәм башкалар уза.