Минзәлә муниципаль районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәтләр алучы Лаусира Ханова социаль хезмәткәр Раушания Хәмидуллина белән бергә «Беренче көлтә» чарасында булдылар.
Басуга уракта катнашучылар – комбайнчылар аларның ярдәмчеләре җыелды. Бу бәйрәм – җиргә һәм игенчеләргә хөрмәт, тамырлары белән ерак үткәннән килгән матур йола.
Социаль хезмәтләр алучы әлеге чарада учакта әзерләнгән сый-ризыктан авыз итте, барлык кунакларны бәйрәм белән котлады, тәмле икмәк өчен рәхмәт белдерде.