Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы эш бирүченең бурычлары һәм хезмәткәрләрнең гарантияләре турында искә төшерә.
Простой вакытында (икътисадый, технологик, техник яисә оештыру характерындагы сәбәпләр аркасында эшне вакытлыча туктатып тору):
- простой турында боерык (күрсәтмә) рәсмиләштерү һәм хезмәткәрләрне боерык белән таныштыру;
– простой вакыты өчен түләү.
Эш бирүче тулы булмаган мәшгульлек режимын керткәндә – хезмәтнең оештыру яисә технологик шартларын үзгәртү хезмәткәрләрне күпләп эштән азат итүгә китерергә мөмкин булган очракта, эш бирүче эш урыннарын саклап калу максатларында алты айга кадәр срокка тулы булмаган эш көне (смена) һәм (яисә) тулы булмаган эш атнасы режимын кертергә хокуклы (РФ ТК 74 маддәсе).