«Юлдаш» интернат-йортында яшәүчеләр электрон сертификат буенча техник тернәкләндерү чаралары алалар

2025 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар электрон сертификат ярдәмендә техник тернәкләндерү чараларын алуларын дәвам итәләр. Бу эштә аларга учреждение хезмәткәрләре ярдәм итә.

Электрон сертификат – ул инвалид булган кешеләргә өйдән чыкмыйча гына техник тернәкләндерү чараларын сатып алырга мөмкинлек бирә торган түләү инструменты. Бу кирәкле ярдәм алу процессын гадиләштерә һәм тизләтә. Сертификаттан файдаланып, протез, коляска, ишетү аппараты һәм башка тернәкләндерү чараларын дәүләт акчалары хисабына сатып алырга мөмкин.

Электрон сертификат «Мир» картасына бәйләнгән реестрдагы электрон язмадан гыйбарәт.

Сертификат алу өчен Дәүләт хезмәтләре аша яки КФҮ я Россия Социаль фонды бүлекләрендә гариза бирергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International