«Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм» региональ чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында Арча районының «Шәфкать үзәге» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә тернәкләндерү җайланмаларын прокатка бирәләр.
Тернәкләндерүнең техник чаралары арасында утыру өчен таяныч бар, ул утырган хәлдә балаларны башлангыч тернәкләндерү өчен билгеләнгән. Аны спастикалы балалар да, мускул тонусы түбән булган балалар да куркынычсыз куллана ала. Көйләнә торган ян мендәрләр гәүдә торышының кимчелекләрен төзәтергә ярдәм итә. Терәк рамасы югары сыйфатлы, аллергенга каршы тотрыклы фанерадан эшләнгән, ул металл тәгәрмәч нигезендә урнашкан. Тәгәрмәчләре әйләнмәле, арткы тәгәрмәчләре тормозлар белән җиһазландырылган.