Бөгелмәнең тернәкләндерү үзәгендә эшнең инновацион формалары кертелә

2025 елның 25 феврале, сишәмбе

Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә укытучы-логопед үз эшендә «ArtikMe акыллы көзгесе» интерактив комплексын куллана.

Бу яңа җиһаз үзендә берничә дәрес блогын берләштерә: артикуляцион һәм сулыш гимнастикасы, тавышларны кую, автоматлаштыру һәм дифференциацияләү, дәрес конструкторы – аның ярдәмендә логопед үзе теләсә нинди темаларга интерактив дәресләр булдыра, тавышны автоматлаштыра, шулай ук аудио- һәм видеоинструкцияне яздыра.

Бала бер үк вакытта үзенең чагылышын һәм аны көзге дөньясы буйлап озата баручы әкият персонажларының тылсымлы дөньясын күрә. Әкият геройлары биремнәр генә биреп калмыйлар, аларны үтәргә дә ярдәм итәләр. Алар белән бергә бала артикуляцияне, сөйләм сулышын үстерә, авазларның әйтелешен, аваз анализы күнекмәләрен ныгыта, сүзлек запасын баета. Болар барысы да логопедик дәресләрне мавыктыргыч һәм динамикалы итәргә мөмкинлек бирә.

«Яңарыш» үзәгендә акыллы көзге файдалану сөйләме бозылган балалар белән коррекция-белем бирү процессының аерылгысыз өлешенә әверелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International