25 февраль көнне Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Туган чикләрне саклауда» балалар иҗаты конкурсы узды. Чара тарихи тәҗрибәне саклау, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыру максатыннан оештырылды.
Балалар мөстәкыйль рәвештә рәсемнәр әзерләделәр, хәрби техника модельләренең макетларын ясадылар, рядовой һәм санитарның хәрби формасы үрнәкләрен тектеләр, шулай ук хәрби тематикага башка кул эшләре тәкъдим иттеләр.
«Хәзерге вакытта яшь буында туган җир мәнфәгатьләрен батырларча яклаган һәм яклаучыларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү мөһим», – диләр оештыручылар.