Биектау яшүсмерләрен үз хисләре белән идарә итәргә өйрәтәләр

2025 елның 17 феврале, дүшәмбе

Үз-үзеңә кул салуны кисәтү программасы кысаларында Биектау районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Алия Нигъмәтҗанова социаль участокларда хәвеф-хәтәр төркемендәге балигъ булмаганнар һәм социаль хезмәт алучылар белән дәресләр үткәрде. Үз хис-кичерешләрең белән идарә итү турында сөйләштеләр.

Яшүсмерләр үзләренең эмоциональ халәтен билгеләргә өйрәнде, метафорик карталар ярдәмендә тормышта очрый торган ситуацияләрне карады, шулай ук хис-кичерешләрне көйләү ысулларын өйрәнде. Мондый дәресләр яшүсмерләргә үз шәхесләренә кыйммәтле мөнәсәбәт формалаштырырга һәм эчке ресурсларны активлаштырырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International