«Юлдаш» интернат-йортында яшәүчеләр вакытларын сәламәтлек өчен файдалы итеп үткәрәләр

2025 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты карамагындагылар адаптив физик культура буенча инструктор Ринат Ипаров белән кышкы урманга сәяхәткә чыктылар. Алар өчен скандинав йөреше оештырылды, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләр зарядка ясадылар.

Актив йөргәннән соң Ринат Япаров саф һавада шөгыльләнү өчен җайлаштырылган күнегүләр комплексын үткәрде. Скандинав таякларын куллану йөкләнешне арттырырга һәм күбрәк мускул төркемнәрен эшкә җигәргә мөмкинлек бирде. Тренировка ахырында барлык катнашучылар да көч һәм энергия ташкынын тойдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International