Учреждениеләр җитәкчеләре дәүләт сатып алулары өлкәсендә һөнәри компетенцияләрен күтәрделәр

2024 елның 2 декабре, дүшәмбе

18–27 ноябрьдә ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре өчен «Дәүләт сатып алулары белән идарә итү» квалификация күтәрү программасы буенча укулар узды. Белем бирү программасының максаты – бюджет акчаларыннан һәм бюджеттан тыш финанслау чыганакларыннан нәтиҗәле файдаланырга мөмкинлек бирә торган дәүләт сатып алулары белән идарә итү, аларныурнаштыру, үтәү һәм тәэмин итү өлкәсендә социаль учреждениеләр җитәкчеләренең һөнәри компетенцияләрен күтәрү.

Укытучылар сыйфатында уку процессына дәүләт сатып алулары өлкәсендә эксперт белемнәре һәм практик эш тәҗрибәсе булган белгечләр җәлеп ителде.

Курс тыңлаучылары сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турындагы законнар һәм башка норматив хокукый актларны, шул исәптән 2024 елдан кулланылырга тиешлеләрен дә карадылар, сатып алуларны планлаштыру һәм нигезләү мәсьәләләрен, контрактларны төзү, үтәү, үзгәртү, өзү тәртибен өйрәнделәр, сатып алулар өлкәсендә хокук бозуларны булдырмау буенча киңәшләр алдылар.

Уку йомгаклары буенча курсның 21 тыңлаучысына квалификация күтәрү турында таныклыклар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International