Кичә ведомствоара онлайн-семинар узды, ул психоэмоциональ җәрәхәтләр алган балаларга ярдәм итү темасына багышланган иде. Чарада педагог-психологлар, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, шулай ук тәрбия һәм мәгариф оешмаларының балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча директор киңәшчеләре катнашты.
Кереш сүзендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина авыр тормыш хәлләрендә калган балаларга психологик ярдәм күрсәтүнең мөһимлеген ассызыклады. Ул билгеләп үткәнчә, нәкъ менә шундый мизгелләрдә профессионаллар һәм җәмгыять тарафыннан игътибар аеруча кирәк.
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева статистик мәгълүматларны җиткерде. Әйтик, 2023 ел белән чагыштырганда социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр саны 12 % ка арткан. Ул ведомствоара ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрнең проблемалары балаларның психоэмоциональ халәтенә тискәре йогынты ясарга мөмкинлегенә игътибарны юнәлтте. Бу факторлар балаларда психоэмоциональ җәрәхәтләр формалашуга китерергә мөмкин, бу аларның олы тормышында проблемалар тудырырга сәләтле.
Семинар барышында Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан эшләнгән һәм сыналган практикалар күрсәтелде. Бу практикалар Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды ярдәмендә инновацион социаль проект йомгаклары буенча формалаштырылды.
Комплекслы үзәк тарафыннан башкарылган эш Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыеваның рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде.
Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге 2024–2025 елларга балалар иминлеген тәэмин итүнең региональ системасын үстерү чаралары комплексы кысаларында региональ терәк мәйданчыгы булып тора, ул Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Әлеге инициатива аерым тормыш хәлләре һәм психоэмоциональ җәрәхәтләр белән очрашкан балаларга ярдәм итү практикасын нәтиҗәле гамәлгә кертүгә ярдәм итеп кенә калмый, ә Татарстан Республикасында куркынычсызрак һәм кайгыртучанрак мохит булдыру өчен нигез дә булып тора.