25 ноябрь көнне Әлмәтнең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә чираттагы ачык гаилә / ата-аналар көне узды.
Чакырылган белгечләр сыйфатында ТР Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең әйдәүче белгече Елена Архипова һәм Россия Социаль фондының баш эксперты Татьяна Николаева чыгыш ясады.
Белгечләр инвалидларга күрсәтелә торган дәүләт ярдәме турында җентекләп сөйләделәр. Эшкә урнашу өчен квоталарны арттыруга, шулай ук квалификацияне үзгәртү һәм яңа һөнәр алу мөмкинлекләренә аерым игътибар бирелде. Барлык кызыксынучыларны 3 декабрьдә мәшгульлек үзәгендә узачак вакансияләр ярминкәсенә чакырдылар.
Чара кысаларында катнашучылар сораулар бирделәр һәм аларга киңәйтелгән җаваплар алдылар. Очрашу тәмамлангач, барлык теләүчеләр, экспертларга мөрәҗәгать итеп, индивидуаль консультацияләр алдылар.