Казандагы көндезге тору бүлегендә аш-су мастер-классы узды

2024 елның 15 октябре, сишәмбе

«Үтемле йорт хуҗалыгы алып бару эше» проекты кысаларында Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә чираттагы дәрес узды. Чарада шулай ук «АШАН буыны» хәйрия фонды волонтерлары да катнашты. Дәреснең төп максаты – социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны социаль-көнкүреш яктан җайлаштыру.

Яшьләр сыр, чикләвек, яшеллек, әфлисун белән гадәти булмаган чөгендер салаты һәм кабактан аш әзерләргә өйрәнделәр. Бүлек белгечләре һәм волонтерлар җитәкчелегендә алар кухняда куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатладылар, аннары яшелчәләрне әзерләделәр, аларны чистарттылар, турадылар, ингредиентларны болгаттылар, инструкция картасы буенча ашамлыклар әзерләүнең барлык этапларын эзлекле рәвештә башкардылар.

Эш барышында яшьләр аралаштылар, яшелчәләрдән ясалган төрле ризыкларны искә төшерделәр, волонтерларга кулинария буенча үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International