Ел саен Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Аксубай районының “Хыял” балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында спорт һәм хәйрия бәйрәме узды. “Без чемпионнар” хәйрия проекты кысаларында биредә тәрбияләнүчеләр янына ““Игелекле эш” социаль ярдәм күрсәтү үзәге” коммерцияле булмаган автоном оешмасы вәкилләре килде. Сабыйларны котлауга район башлыгы Алмаз Мингулов та кушылды.
Очрашу чараларга бай булды. Башта футбол уйнадылар. Әлеге спорт төре балаларның талантларын һәм бердәмлекне күрсәтергә мөмкинлек бирде. Спорт ярышларыннан тыш, балалар өчен төрле күңел ачу чаралары оештырылды.ә иң сөендергәне – һәр бала оештыручылардан бүләк алды. Приют җитәкчелеге сабыйларны сөендергәннәре өчен “Игелекле эш” коммерцияле булмаган социаль оешмасы җитәкчесе Наталья Андреевага, Казан шәһәренең "ЭДАР" ҖЧҖ төзелеш компаниясенә чын күңелдән рәхмәтен белдерде.