Бүген Казанда “Третий возраст” XVI республика пенсионерлар спартакиадасы финалы узды. Ул “Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы”на һәм Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган иде. Ярышлар “Актив озынгомерлелек” программасы кысаларында уздырыла. Аның максаты өлкән буынның тормыш сыйфатын яхшырту гына түгел, ә ничә яшьтә булуга карамастан мөмкинлекләрнең чиге юк икәнне күрсәтә.
Ярышларның беренче этабы 20 майда районнарда узды. Анда 500 дән артык кеше катнашты. Алар спортның җиде төре: җиңел атлетика, йөзү, өстәл теннисы, ату, дартс, катнаш эстафета һәм гимнастика буенча көч сынаштылар. Моннан тыш, теләге булган һәркем ГТО нормаларын да үтәде. Нәтиҗәләрне 70 яшькәчә һәм 70 яшьтән өлкәнрәк категорияләре буенча ясадылар.