Буа районында өлкәннәр велотренажерда шөгыльләнә

2024 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлекчәсе белгече актив озын гомерлелек принципларын һәм велотренажер кулланып үткәрелә торган технологияне гамәлгә ашыру кысаларында социаль хезмәтләр алучылар белән индивидуаль дәвалау-профилактика дәресләре үткәрә. Аларның максаты – өлкән яшьтәге кешеләрнең сәламәтлеген ныгыту.

Портатив велотренажер кулланып үткәрелә торган көндәлек дәресләр барлык мускул төркемнәренә, буыннарга тәэсир итә, йөрәк мускулы өчен яхшы йөкләнеш бирә, физик көчне һәм чыдамлыкны үстерә. Дәресләр хәрәкәт координациясенә уңай йогынты ясый, рух күтәренкелеге һәм уңай кәеф бирә.

Велотренажерда даими шөгыльләнүче өлкән яшьтәге кешеләр үзләрен аз хәрәкәтләнүче яшьтәшләреннән яхшырак хис итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International