Бүген «Татаркино»ның Яр Чаллы филиалы «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегеннән кунакларны каршы алды.
Россиядә Гаилә елы кысаларында социаль хезмәтләр алучылар һәм аларның әти-әниләре өчен «Артек. Зур тәнәфес» фильмын карау оештырылды. Фильмны караганнан соң фикер алышу булды.
«Татаркино» филиалы методисты Наталья Орлова кинематография музеена чакырды, тәкъдим ителгән экспонатлар белән таныштырды, Татарстан Республикасы кинематографиясенең үсеше һәм формалашу юлы турында сөйләде.