22 майда Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм «көмеш» волонтерлар «Гаилә – тормышның тылсымлы символы» дигән акция уздырды. Волонтерлар 40, 45, 50 һәм аннан да күбрәк ел бәхетле никахта яшәгән гаилә парларын котладылар. Алар барысы да – үзләрен балаларын һәм оныкларын тәрбияләүгә, яраткан эшләренә багышлаган искиткеч кешеләр. Һәр парга сәламәтлек, мәхәббәт, бәхет һәм озын гомер теләкләре яңгырады. Барлык гаилә парлары да игътибарга лаек иде. Әңгәмә барышында аларның озак еллар бергә яшәүләренең төп сере мәхәббәт булганлыгы аңлашыла иде.
Чарада Вәлиәхмәтовлар гаиләсе актив катнашты. Яудәт һәм Дания Вәлиәхмәтовлар авылдашларының хөрмәтен яулаганнар, яшь буын өчен лаеклы үрнәк булып торалар. Гаилә башлыгы умартачылык һәм бакчачылык белән шөгыльләнә. Буш вакытларын да кызыклы үткәрәләр – ир белән хатын «Офык» җирле халык театрында уйныйлар.
Вәлиәхмәтовлар ике бала үстергән, алты искиткеч оныгы бар. Алар район тормышында, төрле чараларда актив катнашалар.
Бергә озак гомер итү – олы бәхет һәм зур хезмәт. Шушы көннәрдә Яудәт һәм Дания Вәлиәхмәтовлар рубин туйларын билгеләп үтәчәкләр. Вәлиәхмәтовлар гаиләсе – яшь гаиләләр өчен яхшы үрнәк.