Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Әлфинә Фәхриева һәм участок инспекторы 6–11 сыйныф укучылары белән очрашу оештырдылар. Катнашучыларны авыр хәлне күңелсез хәлдән аера белергә, ярдәм сорап мөрәҗәгать итә белергә һәм тирә-юньдәгеләр өчен җаваплы булырга өйрәттеләр.
Шулай ук мәктәп укучылары ышаныч телефоны хезмәте эшчәнлеге белән таныштылар, кире элемтәдә катнаштылар, шәхси тәҗрибәләреннән мисаллар китерделәр, сорауларга җавап бирделәр. Һәркемгә «Әгәр син авыр хәлгә эләксәң» дигән белешмәлек бирелде.
Профилактик һәм мәгърифәтчелек эше максатларында участок инспекторы җәйге каникуллар вакытында балигъ булмаганнарның иминлеге турында әңгәмә үткәрде.