«Ышаныч» үзәгендә «СтолярКо» проекты кысаларында күргәзмә узды

2024 елның 21 мае, сишәмбе

Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «СтолярКо» балта остаханәсе социаль проекты уңышлы тормышка ашырыла.

Проектны гамәлгә ашыруга хәйриячеләр ягыннан да, үзәк хезмәткәрләре ягыннан да күп көч салынган. Белгечләрнең команда эше югары нәтиҗәләргә һәм уңышларга ирешергә мөмкинлек бирде дип ышаныч белән әйтергә була. Көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар зур рәхәтлек белән остаханәдә шөгыльләнәләр. Яшьләр күп кенә электр кораллары белән эшләргә, төрле кул эшләре һәм сувенирлар ясарга өйрәнгәннәр.

Шушы көннәрдә тәрбияләнүчеләрнең эшләреннән күргәзмә узды. Балта остаханәсе эшләгән вакытта социаль хезмәтләр алучылар киштәләр, тартмалар, һәм башка күп нәрсәләр ясаганнар.

Әлбәттә, инклюзив балта эше остаханәсе социаль хезмәтләр алучыларның хезмәт мәшгульлеге һәм ял итү мөмкинлеген, аларны уңышлы социализацияләүне тәэмин итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International