Кайбыч районында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Бакчачылык» хезмәт белән тернәкләндерү программасы буенча төркемле дәрес үткәрделәр.
Чарада мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның әниләре катнашты. Яшь бакчачылар остазлары белән бергә тәрәзә төбендә түтәлләр ясау белән шөгыльләнделәр. Башта апрель аенда бакчачының эш календаре өйрәнелде. Балалар төрле үсемлекләрне карадылар, аларның исемнәрен истә калдырырга тырыштылар. Әниләре белән бергә алар орлык утырту, үсентеләрне сирәкләү технологиясе белән таныштылар. Кирәкле кораллар сайлап, практикага керештеләр – помидор, борыч һәм төрле чәчәкләр орлыклары утырттылар.
Бакча карау эшчәнлеге планлаштыру нигезләрен сала, максат куярга һәм нәтиҗәгә ирешергә өйрәтә. Тәрәзә төбендәге бакча балалар өчен фәнни эксперимент булачак дип көтәләр.