«Юлдаш» интернат-йортында яшәүчеләр өчен туган якларына сәяхәтләр оештырыла

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Туган як» акциясе яхшы традициягә әверелде. Гаилә елында традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга аерым игътибар бирелә, аларга мәхәббәт, хөрмәт, үзара аңлашу һәм ярдәм керә.

«Юлдаш» – үз традицияләре, кыйммәтләре һәм хыяллары булган бер зур гаилә. Хыяллар төрле була, ләкин һәркемнең иң зур хыялы – туган якка бару. Мондый хыялны тормышка ашыру өчен «Юлдаш» интернат-йортында традицион рәвештә «Туган як» акциясе уза. Бу юлы социаль хезмәтләр алучылар социаль тернәкләндерү буенча белгеч Наталья Уралова озатуында үзләренең туган җирләрендә – Чистай муниципаль районында булдылар. Бәхетле вакыт үткән урыннарга барып, балачактагы якты мизгелләрне, гаилә традицияләрен, балачак уеннарын һәм күңел ачуларын искә төшерделәр, ә кемгәдер күршеләре белән аралашу бәхете елмайды.

Акцияне тәмамлап, шәһәр буйлап йөрделәр, яраткан урыннарының ничек үзгәргәнен күрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International