Казан тамашачысына инклюзив театрлар спектакльләр күрсәтәчәкләр

2024 елның 15 апреле, дүшәмбе

19–20 апрельдә Казанда Нефтекама, Ижау һәм Казаннан инклюзив коллективлар спектакль күрсәтеләчәк, шулай ук «Инклюзив театр: кем өчен һәм нәрсә турында» дигән дискуссия узачак.

19 апрельдә 19:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге ярдәме белән Актерлар йортында «Э-моция» Иҗади инклюзив студиясе «НормальНо» интерактив импровизация спектаклен күрсәтәчәк.

Керү алдан теркәлү буенча бушлай: https://e-mociya.timepad.ru/event/2849342/. 12 яшьтән өлкәнрәк тамашачылар өчен.

20 апрельдә 14: 00 сәгатьтә «Залесный» мәдәни үзәгендә Халисә Мөхәммәдиева пьесасы буенча татар телендә «Прасковья» спектакле күрсәтеләчәк. Сәхнәдә Башкортстан Республикасыннан «Дөньяга елмаеп кара» инклюзив театры артистлары булачак.

Спектакль 12 яшьтән өлкәнрәк тамашачылар өчен. Керү ирекле.

Спектакль тәмамланганнан соң, «Иклюзив театр: кем өчен һәм нәрсә турында» дигән дискуссия узачак. Аңа теләгән һәркем кушыла ала. Дискуссиядә «Дөньяга елмаеп кара» инклюзив театры, «Хыяллар чынга аша» интеграцияләнгән бию-пластик импровизация театры һәм «Э-моция» Иҗади инклюзив студиясе актерлары катнашачак.

Ижауның «Хыяллар чынга аша» театры «Кошлар юлы» бию спектакленнән күренешләр күрсәтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International