«Шатлык» социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә иҗади чара узды

2024 елның 6 марты, чәршәмбе

5 мартта Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында кул эшләре буенча мастер-класс узды. Чара Россиядә Гаилә елына һәм Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган иде.

Социаль хезмәтләр алучылар үз куллары белән оригиналь открыткалар ясадылар, бәйрәм тарихы турында сөйләштеләр. Балалар кул эшләрен туганнарына һәм якыннарына 8 Мартка бүләк итәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International