«Яңарыш» үзәгендә белгечләр стресс белән көрәшергә өйрәнә

2024 елның 6 марты, чәршәмбе

4 мартта Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә эмоциональ киеренкелекне киметү, учреждение хезмәткәрләренең стресска чыдамлыгын арттыру буенча «Стоп, стресс» мастер-классы узды.

Татьяна Ишметьева медитатив практикалар, позитив гимнастика, диафрагмаль сулыш алу, тәнгә юнәлтелгән терапия ярдәмендә психологик киеренкелекне бетерү ысулларын күрсәтте. Катнашучылар файдалы киңәшләр һәм тәкъдимнәр алдылар, эмоциональ халәт белән идарә итү күнекмәләрен үзләштерделәр. Мастер-класс «Алтын шар» медитациясе белән тәмамланды.

Катнашучылар мондый чараларның уңай психологик климат формалаштыру өчен әһәмиятен билгеләп үттеләр һәм аларны даими үткәрү теләген белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International