Нурлатта МХО сугышчысы катнашында патриотик дәрес үткәрелде

2025 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе

Нурлат районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә патриотик тәрбия дәресе узды. Аны гаилә белән эшләү буенча белгеч Елена Фирсова үткәрде.

Чараның мактаулы кунагы махсус хәрби операциядә катнашучы Р. Әхмәтсәгыйров булды. Ул МХОда катнашу тарихы белән уртаклашты, үсеп килүче буынга үгет-нәсихәтләр бирде. Хәзер сугышчы отставкада, ләкин махсус операция зонасында булган ир-егетләргә гуманитар ярдәм җыюда актив катнаша.

Икенче чакырылган кунак Нурлаттагы «Озын гомерлелек һәм сәламәтлек үзәге» АКБО җитәкчесе Анжела Закирова булды. Аның белән бергә балалар солдатларга хатлар яздылар. Юлламалар адресатларга якындагы гуманитар ярдәм белән җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International