Ата-аналарның хәмергә бәйлелеге булган гаиләләргә ярдәм күрсәтү социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе булып тора, чөнки әлеге фактор еш кына балаларда тискәре шәхес карашлары, хокукка каршы тәртип һәм башка тискәре социаль күренешләр барлыкка килүгә сәбәп була.
Белгечләрнең мондый гаиләләр белән эшләүне оештыру өчен кирәкле һөнәри компетенцияләрен камилләштерү максатында 24–26 ноябрьдә «Ата-аналарның хәмергә бәйлелеге булган гаилә белән социаль эш» программасы буенча квалификация күтәрү курслары узды.
Курсның 32 тыңлаучысы укуларын уңышлы тәмамлап, квалификация күтәрү турында таныклык алды.