Казанда яшәүче хатын-кызның һөнәри уңышы

2023 елның 1 марты, чәршәмбе

Казаннан Регина Бикбаева әле күптән түгел генә эшсез иде. Аның ике балигъ булмаган баласы бар, шуңа күрә финанс мәсьәләсе кискен тора.

Казанның Киров районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә хатын-кызга үз эшен ачканда бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме күрсәтү турында сөйләгәннәр. Шулай итеп, Регина Бикбаева үзмәшгульлекне рәсмиләштереп, үзенең эшмәкәрлек эшчәнлеген башлап җибәрә. Аның шөгыле гадәти түгел – грумер хезмәтләрен күрсәтү (этләрнең йоны, тиресе, тырнаклары, колаклары һәм күзләре турында кайгырту процедуралары комплексы). Дәүләттән финанс ярдәменә хатын-кыз хайваннарны карау өчен җиһазлар сатып алган.

Регина Бикбаеваның эшләре яхшы бара. Клиентлар арта бара, яраткан эше керем китерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International